Кытайда яшәүче татарлар: тел һәм фольклор
книга

Кытайда яшәүче татарлар: тел һәм фольклор = Татары, проживающие в Китае: язык и фольклор

Место издания: Казань

ISBN: 978-5-00019-180-4

Страниц: 344

Артикул: 44419

Электронная книга
200

Краткая аннотация книги "Кытайда яшәүче татарлар: тел һәм фольклор"

Монографиядә Кытайда яшәүче татарларның мөһаҗирлек тарихына, хәзерге яшәешенә гомуми күзәтүләр ясала, диаспорада сакланып калган һәм актив кулланылышта булган татар сөйләме хәзерге татар әдәби теле һәм аның сөйләшләре, тел тарихы, тугандаш төрки телләр (уйгыр, казах телләре) белән чагыштырма планда фәнни-гамәли яктан комплекслы тикшерелә, халык авыз иҗаты үрнәкләре гыйльми әйләнешкә кертелә. Хезмәт Казан федераль университеты укытучылары һәм студентлары тарафыннан 2009–2013 нче елларда Өремче, Голҗа шәһәрләренә оештырылган экспедиция материалларына нигезләнеп язылды. Китап тел белгечләре, фольклорчылар, югары уку йортлары студентлары һәм, гомумән, татар теле, диаспора тарихы белән кызыксынучы киң катлам укучылар өчен тәкъдим ителә.

Содержание книги "Кытайда яшәүче татарлар: тел һәм фольклор"


Мөхәррир сүзе
Без Кытайда эзлебез
Кереш
Кытайда яшәүче татарлар: үткәне һәм бүгенгесе
Тарихка бер караш
Кытайда татар мәктәпләре (ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы)
Кытайда яшәүче татарларның сөйләме
Сөйләмнең грамматик үзенчәлекләре
Исем
Исемнәрнең ясалышы
Исемнең грамматик үзенчәлекләре
Сыйфат
Сыйфатларның ясалышы
Сыйфат дәрәҗәләре
Алмашлык
Зат алмашлыклары
Күрсәтү алмашлыклары
Билгеләү алмашлыклары
Сорау алмашлыклары
Юклык алмашлыклары
Сан
Рәвеш
Рәвешләрнең ясалышы
Рәвешләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре
Фигыль
Фигыльләрнең ясалышы
Затланышлы фигыльләр
Хикәя фигыль
Шарт фигыль
Боерык фигыль
Теләк фигыль
Затланышсыз фигыльләр
Сыйфат фигыль
Хәл фигыль
Исем фигыль
Инфинитив
Юнәлеш категориясендәге үзенчәлекләр
Эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерү
Ярдәмлек сүзләр
Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр
Теркәгечләр
Хәбәрлек һәм модаль сүзләр
Кисәкчәләр
Сөйләмнең лексик-семантик үзенчәлекләре
Туганлыкны, кардәшлекне белдерә торган сүзләр
Тормыш-көнкүреш белән бәйле сүзләр
Ризык атамаларын белдерә торган сүзләр
Тән төзелеше белән бәйле сүзләр
Табигать белән бәйле сүзләр
Үсемлек атамалары
Хайван, кош-корт атамалары
Вакыт төшенчәсен белдерә торган сүзләр
Кеше исемнәре
Сөйләмдәге сүзләрнең килеп чыгышы ягыннан үзенчәлекләре
Гарәп-фарсы алынмалары
Алынмаларның фонетик үзләштерелеше
Гарәп һәм фарсы алынмаларына грамматик характеристика
Гарәби һәм фарсы чыгышлы исемнәр
Гарәп һәм фарсы компонентлы сыйфатлар
Гарәп һәм фарсы компоненты белән ясалган фигыльләр
Гарәп һәм фарсы компонентлы рәвешләр
Алмашлыклар составында гарәп һәм фарсы алынмалары
Ярдәмлек сүзләре составында гарәп һәм фарсы компонентлары
Кытай алынмалары
Рус-европа алынмалары
Сөйләм үрнәкләре
Кытайда яшәүче татарларның йолалары
Халык авыз иҗаты
Мәкаль һәм әйтемнәр
Сынамышлар, ышанулар, төш юраулар
Җырлар
Мифологик легендалар
Йомгак
Татар эзләре буйлап
Әдәбият
Информантлар исемлеге

Все отзывы о книге Кытайда яшәүче татарлар: тел һәм фольклор

Чтобы оставить отзыв, зарегистрируйтесь или войдите

Отрывок из книги Кытайда яшәүче татарлар: тел һәм фольклор

19лангач, бик күп татарлар Советлар Союзына, Австра лия гә, Америка-га күчеп китә. Укытучылар калмый диярлек. Балалар саны да кими. Ул вакытта бер сыйныфта балалар саны уннан да ким булмаска тиеш була. Шулай итеп, 1959 нчы елның декабрь аенда татар мәктәбен ябарга мәҗбүр булалар. Бүгенге көндә аны музей итеп төзекләндерү эшләре башланган. М. Госманов, Голҗа мәктәбенең тарихын өйрәнеп, Казанга җит керү кирәклеген, моның искиткеч тарих булуын әйтеп калдырды [http:/www.vatantat.ru/page43500.htm].Мәктәп укытучылары, нигездә, Казан, Оренбург, Мәскәү, Истан-бул, Берлин шәһәрләрендә белем алган зыялылар була. Мәктәптә, дәресләр укыту белән берлектә, укучыларны әдәби иҗат белән дә кызыксындыралар. Төрле әдәби түгәрәкләр эшли. Бу түгәрәкләрдә катнашучылар «Башмагым», «Сүнгән йолдызлар», «Таһир-Зөһрә» ке-бек әсәрләрне сәхнәләштерәләр. Һәр ел Г.Тукайны искә алу кичәләре үткәрелә торган була.Голҗа татар мәктәбендә татар балалары белән бергә уйгыр, ка-зах, үзбәк, кыргыз, дунган һәм кытай балалары да укыганнар. Алар бердәм, дус-тату булып яшәгәннәр. Голҗада «Талия» мәктәбе дип аталган тагын бер уку йорты була. 1940 нчы елдан соң бу мәктәп белән Зәйнәп ханым Габито-ва җитәкчелек итә. Шундый ук мәктәпләрдән «Хәйрия» мәктәбе, «Айхан ана» мәктәбе, «Намунә» үзбәк мәктәбе, Шәрыкъ мәктәбе, «Ярдәм» мәктәбе кебек уку йортларында татарлар директор вазифа-сын башкарганнар. Мәктәп коллективларында да татар укытучыла-ры бик күп була. 1936 нчы елда Голҗа шәһәрендә лабораториясе, китапханәсе һәм эшханәләре булган 16 сыйныфлы Элә милләтләр гимназиясе ачыла. Бу гимназия халыкның матди ярдәме нигезендә барлыкка килә. Татар байларыннан Гыйлаҗетдин Закирҗан, Низам бай да икътисади яктан мәктәпкә зур ярдәм күрсәтәләр. Гимназиядә татар укытучылары да күп була. Алар алгебра, физика, химия, анатомия, зоология, математи-ка, тарих, география кебек фәннәрдән дәресләр бирәләр. 1959 нчы елда күп кенә татарларның башк...